+13 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
28 Апреля 2020, 09:20

13 яшьлек кыз баланы талаган…

Бу хәл кичә Уфа урамында булган.

Кичә, 27 апрельдә, Уфада 7 яшьлек кызның талаганнар. Зур Мәскәү урамындагы җинаять урыныннан кадрлар подъез каршындагы видеога эләккән.
13 яшьлек үсмер кыз баладан телефонын бирүен сорый. Кечерәге бирмәгәч, ул аңа карата көч кулланып, телефонны тартып ала һәм кача. Аның белән берг, ерак түгел генә көтеп торган кыз да качып китә. Бала исә елый-елый өлкәннәрне ярдәмгә чакыра.
Җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаган да инде. “Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторлары 13 яшьлек шикләнелүчене, әти-әниләре белән бергә, полиция бүлегенә китергән. Урланган телефон алынган. Полиция хезмәткәрләре Русия Федерациясе законнары нигезендә процессуаль карар кабул итәчәк”, — дип бу мәсьәләгә ачыклык керткән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас