+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 апрель 2020, 17:40

Коронавирус тарала...

Тәүлек эчендә авыручылар 61 кешегә артты.

28 апрельгә алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручы кешеләрнең саны — 631. Тәүлек эчендә алар 61 кешегә артты.
Республикада вирус йоктырган 631 кешенең 80е савыккан, 14е вафат булган, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы.
Соңгы тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирус йоктыруның 6411 очрагы расланган. 72 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә илдә 1110 кеше савыккан.
Гомумән, Русия буенча бүгенгә 93 мең 558 кеше коронавирус белән зарарланган, шуларның 8456сы терелгән. Барлыгы 867 кеше вафат булган.
Фото:iz.ru
Читайте нас: