+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 апрель 2020, 17:35

31 кешенең хәле авыр...

Республикада COVID-19 диагнозы расланган кешеләрнең саны 766га җитте.

Башкортстан дәваханәләрендә ятучы COVID-19 диагнозы расланган 31 пациент авыр хәлдә. 19 кеше ИВЛ аппараты астында. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы брифингында ведомство җитәкчесе урынбасары Ирина Кононова белдерде.
Республикада яңа коронавирус расланган кешеләрнең саны 766га җитте. Узган тәүлек эчендә 75 яңа очрак теркәлгән. Авыруны җиңел формада үткәргән 231 кеше амбулатор дәвалануда.
Соңгы тәүлек эчендә төбәктә яңа коронавирустан 61 кеше терелгән. Авыру тарала башлаган вакыттан бирле 167 кеше савыккан. Республикада үлүчеләр саны статистикасы артмый. Элеккечә 14 кала.
Тәүлек эчендә пневмония белән авыручылар саны —36. стационардан савыгып чыгучылар — 22.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: