Башкортстанда тикшерелген 433 талпанның 2се энцефалитлы булып чыккан. Республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә тикшерүгә китерелгән 202 бөҗәкнең 12сендә боррелиоз инфекциясе ачыкланган. Бу хакта үзәкнең баш табибы урынбасары Марина Скотарева хәбәр итте.
"Май бәйрәмнәрендә үзәкнең лабораториясе үз эшен дәвам итәчәк һәм талпаннар тикшерүгә кабул ителәчәк", — дип ачыклык кертте ул Сәламәтлек саклау министрлыгының көндәлек брифингында.
Уфада талпаннар тикшерүгә Шафиев урамы, 7 адресы буенча, 103нче кабинетта кабул ителә. Телефон +7 (347) 287-85-23.
Нәтиҗәләр икенче көнгә әзер булачак.
Шунысы мөһим: талпан кадалса, аны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга тырышмагыз. Иң яхшысы — травмпункт хезмәткәрләре ярдәменә мөрәҗәгать итү.