Башкортстанда яңа коронавирус йоктыручылар саны 843 кешегә кадәр җитте. Соңгы тәүлек эчендә авыру янә 77 пациентта расланган.
Төбәктә COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, 1 майга 176 пациент (+9 тәүлек) дәваханәдән чыккан. Стационарда әлеге вакытта яңа инфекциядән 381 кеше дәвалана. Үлүчеләр саны элеккечә — 14 кеше.
Соңгы тәүлек эчендә Русиянең 85 төбәгендә коронавирус йогышының расланган очраклары – 7 933. Илдә коронавирус инфекциясенең 114 431 очрагы теркәлгән. Әлеге авырудан савыгучы пациентлар саны — 1320.