Узган тәүлектә Башкортстанда яңа коронавирус йоктыруның 92 очрагы расланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Мәгълүмат системасында коронавирус инфекциясенең расланган 935 очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республика стационарларында 396 кеше дәвалана. Аларның 190ы – канәгатьләнерлек хәлдә, 175е – уртача авыр хәлдә, 31е – авыр хәлдә (аларның 19ы – ИВЛ аппараты астында).
Авыруның җиңел формасы белән 342 кеше амбулатор дәвалануда.
Тәүлек эчендә 7 кеше савыгып, дәваханәдән чыккан. Авыру башланган вакыттан барлыгы 183 кеше савыккан. Узган тәүлек эчендә үлем очраклары теркәлмәгән.
Республикада барлыгы 77474 тикшерү үткәрелгән, яңа короновирус йогышына 71383 кеше тикшерелген. Соңгы тәүлек эчендә тикшерелгән кешеләрнең саны — 3606 кеше.