+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коронавирус йоктыручылар меңнән артты

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 87 яңа очрагы теркәлгән.

Республикада COVID-19 йоктыручыларның саны 1022 кешегә җитте.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенгә республика стационарларында коронавирус белән авыручы 438 кеше дәвалана. Аларның 219ының хәле тотрыклы, 188е – уртача авыр хәлдә, 31е – авыр хәлдә (аларның 19ы – ИВЛда).
Авыруның җиңел формасы белән 385 кеше амбулатор дәвалануда. Узган тәүлек эчендә савыккан ике кеше дәваханәдән чыккан. Авыру тарала башлаганнан бирле барлыгы 185 кеше терелгән.
COVID-19 йоктырган пациентларның үлем очраклары узган тәүлек эчендә теркәлмәгән.
Русиядә тәүлек эчендә зарарланган кешеләрнең гомум саны 10 мең 633 кешегә арткан.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: