+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ачык тәрәзәләр уяулык сорый

Уфада биш яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән.

Бу хәл кичә кич башкаланың Юрий Гагарин урамындагы йортта булган. Баланы ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дәваханәгә алып киткән.
Уфаның Гражданнарны саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, кыз беренче кат биеклегеннән егылып төшүе аркасында гына исән калган. Әлеге хәлнең шартлары ачыклана.
Коткаручылар республика халкын игътибарлы булырга чакырып мөрәҗәгать итә: “Балагыз өйдә булганда, тәрәзәләрне ябык тотыгыз. Ачык тәрәзәле бүлмәдә аларны кыска гына вакытка да үзләрен генә калдырмагыз. Кайгылы хәлләрне булдырмас өчен кечкенә балалар булган өйдә тәрәзәләрне вертикаль җилләтү режимына куегыз. Бала тәрәзәне мөстәкыйль ача алмасын өчен блокираторлар урнаштырыгыз".
Фото:ngnovoros.ru
Читайте нас: