+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коронавирус йоктыручылар — 1136

Бүгенгә республика дәваханәләрендә 446 кеше дәвалана.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яңа коронавирус йогышының 1136 расланган очрагы теркәлгән. Узган тәүлек эчендә COVID-19 34 кешедә расланган.
Бүгенге көндә республика стационарларында 446 кеше дәвалана. Аларның 298е – канәгатьләнерлек хәлдә, 114е – уртача авыр хәлдә, 34е – авыр хәлдә (аларның 18е – ИВЛда). Авыруның җиңел формасы белән 417 кеше амбулатор дәвалануда.
Узган тәүлек эчендә 4 кеше терелгән. Барлык вакыт эчендә бу авырудан 259 кеше савыккан
COVID-19 белән авыручы пациентлар арасында тәүлек эчендә үлем очраклары теркәлмәгән.
Шулай ук дәваханәгә бер тәүлек эчендә пневмония белән госпитализацияләнгән пациентларның саны —30. Алар арасында коронавируска шулай ук 30 кеше тикшерелгән. Тәүлек эчендә пневмония белән авыручы 17 кеше савыгып, дәваханәдән чыгарылган.
Фото:rg.ru
Читайте нас: