-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәүлек эчендә +24

Республикада коронавирусны 1160 кеше йоктырды.

6 майга булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда Covid-19 белән авыручылар саны — 1160 кеше. Бу узган тәүлеккә караганда, 24 кешегә күбрәк. Үлем очраклары теркәлмәгән, алар бөтен вакыт эчендә 14 кеше.
Гомумән алганда, ил буенча соңгы тәүлек эчендә коронавирус йогышының расланган 10 559 яңа очрагы теркәлгән. 1462 кеше савыгып, дәваханәдән чыккан.
Илнең 85 төбәгендә бүгенгә 165 929 авыру ачыкланган, ә сәламәтләнгән пациентлар саны 21 327 кешегә кадәр арткан.
Шулай ук тәүлек эчендә 86 үлем очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә Русиядә коронавирустан 1537 кеше үлгән.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: