Барлык яңалыклар

Коронавирус йоктыручылар 83кә артты

Ә Русия буенча — 11 231 кешегә.

7 майга алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән.
“Стопкоронавирус.рф " сайты мәгълүматлары буенча, республикада COVID-19 йоктырган пациентлар саны 1243 кешегә җиткән.
Төбәктә үлем очраклары саны элеккечә — 14 кеше.
Русиядә бер тәүлек эчендә коронавирус расланган кешеләрнең гомум саны 11 231 кешегә арткан. Аларның 5471е — клиник билгеләрсез үтә. Тәүлек эчендә 2476 кеше сәламәтләнеп, дәваханәдән чыккан.
Русиядә барлыгы 85 төбәктә 177 160 авыру очрагы ачыкланган, ә савыккан пациентлар саны 23 803 кешегә кадәр җитте. Шулай ук тәүлек эчендә 88 үлем очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә Русиядә коронавирустан 1625 кеше үлгән.
Фото:ufa.rbc.ru
Читайте нас: