-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Коронавирустан вафат булган табибларның гаиләләренә акча түләнәчәк

Тиешле указга дәүләт башлыгы кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус йоктыручылар белән эшләүче табибларга өстәмә гарантияләр бирү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Документның гамәлдә булуы коронавирус ачыкланган яисә йогышы шикләнелгән пациентларбелән турыдан-туры эшләүче табибларга, урта һәм кече медицина персоналына, шулай ук ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләргә кагыла.
Медицина хезмәткәре коронавирустан үлгән очракта, туганнары 2,7 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. COVID-19га бәйле рәвештә инвалидлык алган табибларга яки ашыгыч ярдәм машиналары водительләренә 680 меңнән 2 миллион сумга кадәр акча түләнәчәк. Вакытлыча эшкә яраклылык югалган очракта алар 68 мең сум алачак.
Элегрәк дәүләт башлыгы яңа коронавирус белән көрәштә алдынгы линиядә эшләүче табибларга махсус түләүләр билгеләгән иде.
Читайте нас: