Башкортстанның Гафури районында хәбәрсез югалган 9 яшьлек малайны эзләү туктатылды. “ВКонтакте”дагы " "Лиза Алерт. Башкортостан” төркемендә волонтерлар баланың үле гәүдәсен табулары турында хәбәр итә.
“Табылды. Үлгән. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", — дип яза волонтерлар, малайны кайда тапканнарын ачыклап тормыйча.
Билгеле булуынча, Рөстәм көндез 22 апрельдә Түбән Ташбүкән авылында югалган иде. Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге, нәтиҗәлерәк тикшерү чаралары үткәрү өчен, “кече яшьтәге баланы үтерү”маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: группа Лиза Алерт. Башкортостан, Vk