Барлык яңалыклар

Рөстәмне эзләүдә ярдәм кирәк

Башкортстанның Гафури районында югалган 9 яшьлек малайны инде ике атна эзлиләр.

Җирле муниципалитет Рөстәм Ишкуловны эзләүләрдә ярдәмчеләр чакырып, “ВКонтакте” битендә язма куйган. Нигездә, ир-егетләр кирәк.
Хакимият мәгълүматларына караганда, бүген, 8 май көнне, сәгать 10.00 да Красноусол авылындагы МФЦ бинасы янында эзтабарлар җыю булачак. Шулай ук эзләү чараларында катнашырга теләүчеләрне шәхси транспортта Түбән Ташбүкән авылы мәктәбе бинасына янына 10.30 сәгатькә килүләрен сорыйлар. Эзләүләр елга буенча узачак.
Элемтә өчен телефон: 8-965-64-28-392.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, малай 22 апрельдә, көндезге вакытта, Түбән Ташбүкән авылында картәтисенең өеннән чыгып киткән һәм шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә юк.
Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге, 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны эзләүдә нәтиҗәлерәк тикшерү чаралары үткәрү өчен “кече яшьтәге кешене үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: