Үзизоляция вакытында өйдә торган балаларның көнен ничек оештырырга? Телефонда, телевизор каршында гына утырмасыннар өчен нәрсәләр уйлап табарга? Бик күпләрне, бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләрне, борчыган көнүзәк мәсьәлә бу.
Шушы уңайдан Американың Мичиган штатында яшәүче ике бала әнисе лайфхак белән бүлешә. Мелисса Темеровски кызлары Аделина һәм Скайлер өчен бик гади, әмма кызыклы шөгыль уйлап тапкан.
Мелисса өйдә балаларына “матурлык салоны” оештырган. Ниятен тормышка ашыру өчен аңа картон кисәге, маркер һәм тырнак буйый торган иске лаклар кирәк булган. Башта әниләре катыргыга куллар төшеререргә һәм тырнаклар ясарга кушкан. Кызлар үзләренең, аннары гаиләдәге бөтен кешенең кулын куеп, катыргыга сызган. Ә аннары яшь маникюрчылар рәхәтләнеп буяу эшенә керешкән.
Фейсбукта Мелиссаның шушы киңәшенә 230 мең кеше репост ясаган.