Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, республика стационарларында коронавирус белән авыручы 453 кеше ята. 242 пациентның хәле тотрыклы, 184е – уртача авыр хәлдә, 27се – авыр хәлдә (аларның 17се – ИВЛда).
Авыруның җиңел формасы булган 588 кеше амбулатор дәвалануда.
COVID-19 инфекциясе йоктырган кешеләрнең күпчелеге БГМУның Уфа клиникасында дәвалана —64 кеше. Уфаның 8нче дәваханәсендә — 45 кеше. Нефтекама шәһәр дәваханәсендә — 35, Бәләбәй район үзәк дәваханәсендә 29 кеше исәпләнә. Республика клиник дәваханәсендә һәм Уфаның 5нче шәһәр дәваханәсендә — 25әр авыру. Республиканың башка стационарларында коронавирус белән авыручыларның саны 1дән алып 19га кадәр.