10 майга алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус инфекциясе расланган 1491 кеше исәпләнә. Тәүлек эчендә алар 75 кешегә артты.
Республикада авыру йоктырган 1491 кешенең 435е савыккан, 15е үлгән, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
Соңгы тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирусның 1112 яңа очрагы расланган. 88 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә илдә 2390 кеше сәламәтләнгән.
Гомумән алганда, Русия буенча бүгенгә коронавирус йоктыручыларның саны 209 688гә җитте, 34 306 кеше сәламәтләнгән. 1915 кеше үлгән.