-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Үзизоляция режимы тулысынча тәмамланмый әле

Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә белдерде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 12 майда, Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республикада "Югары әзерлек" режимы калуы, шулай ук үзизоляция режимы тулысынча туктатылмавы турында белдерде.
“Без югары әзерлек режимын калдырабыз. Ул барлык дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр өчен мәҗбүри. Без тулысынча үзизоляция режимын гамәлдән чыгармыйбыз. Бездә үзизоляциягә кагылышлы нормалар һәм кагыйдәләр шактый күп кала”, — диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров әлегә эш тыелган икътисад өлкәләрен санап үтте. Бу —төнге клублар, кинотеатрлар, секцияләр, түгәрәкләр, балалар өчен күңел ачу үзәкләре, фитнес-үзәкләр, бассейннар һәм башка спорт объектлары, шулай ук сәүдә үзәкләре, мунча-сауналар.
Республика җитәкчесе белдерүенчә, сәүдә үзәкләре шулай ук әлегә ачылмый.
“Алар буенча без санитар-эпидемиологик хәл ничек үзгәрәчәгеннән чыгып карар кабул итәчәкбез ", — диде Радий Хәбиров.
Фото:informpskov.ru
Читайте нас: