13 майга алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус йогышы белән авыручы 1696 кеше исәпләнә. Тәүлек эчендә алар 49га артты.
Бүгенге көндә Русиядә табиблар күзәтүе астында коронавирус йогышына шикләнелгән 259 мең 295 кеше тора.
10 майга булган мәгълүматлар буенча ил төбәкләрендә 5,98 миллионнан артык лаборатор тикшеренүләр үткәрелгән. Соңгы тәүлек эчендә генә дә ил буенча коронавирус йогышына 177,1 мең тест үткәрелгән.