-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәүлек эчендә +88

Коронавирус чигенергә ашыкмый әле.

Башкортстанда тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясе расланган кешеләрнең саны 88гә арткан.
14 майга алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 1784 коронавирус йогышы белән авыручы исәпләнә. Тәүлек эчендә алар 88 кешегә арткан дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында. Хәзерге вакытта авыручылар саны — 1250 кеше, савыгучылар — 518, коронавирустан үлүнең яңа очраклары турында хәбәр ителми (бөтен вакыт эчендә 16 кеше).
Илдә тәүлек эчендә 85 төбәктә 252 245 авыру ачыкланган, ә терелгән пациентлар саны 53 530 кешегә кадәр арткан. Шулай ук тәүлек эчендә 93 үлем очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә Русиядә коронавирустан 2305 кеше үлгән.
Фото:ugra-tv.ru
Читайте нас: