Бүген Башкортстан полициясенә Туймаздагы чүп контейнерында яңа туган бала табылуы турында хәбәр килгән. Бәхеткә, сабый исән кала. Республика тикшерүчеләре баланың әнисен оператив рәвештә ачыклый алган. Ул биредә яшәүче 35 яшьлек хатын булып чыга. Хатынның ул төндә бәби табуы ачыклана, тик бала аңа кирәкми булып чыга һәм ул аны чүп савытына илтеп сала. Бу вакытта, якыннан гына узып барган ир контейнердагы тавышны ишетеп кала. Яңа туган сабыйны күреп, ашыгыч хезмәт чакырта. Әлеге вакытта бала дәваханәдә. Аның бәгырьсез анасына карата җинаять эше кузгатылган.