-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Фаҗигагә бер адым калгач...

Кичә Уфада 4 яшьлек сабыйны коткарганнар.

Кичә, 14 майда, Уфаның Солтанов урамында чак кына фаҗига булмый калган. Күпкатлы йортның бишенче катыннан бала егылып төшә язган.
Сәгать 14.00 тирәсендә ачык тәрәзә янында торучы 4 яшьлек баланы очраклы үтеп баручы бер хатын күреп күреп кала һәм коткаручыларны чакырта.
Коткаручылар малайны тәрәзә яныннан китеп, ишекне ачарга күндергә. Бу вакытта берничә хезмәткәр йорт түбәсенә менеп, кирәк булган очракта, альпинист чаралары ярдәмендә өстән төшәргә әзерләнә. Берсе хәлне астан контрольдә тота.
Бәхеткә, сабый ишекне ача. Коткаручылар фатирда бер сәгатьләп малай янында утыра. Аннан соң әнисенә тапшыралар. Хатын бу хәлгә бик гаҗәпләнә, чөнки улын әтисе белән өйдә калдырган, ә тегесе үз эшләре белән чыгып киткән була.
Фото:74.ru
Читайте нас: