-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авыручылар 89га артты

Республика дәваханәләрендә коронавирус йогышы белән авыручы 634 кеше исәпләнә.

16 майга алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 1963 коронавирус йогышы белән авыручы исәпләнә. Тәүлек эчендә алар 89 кешегә артты, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
Авыру тарала башлаганнан алып 599 кеше савыгып дәваханәдән чыккан, аларның 19ы — узган тәүлектә. Соңгы тәүлек эчендә республикада янә бер кеше COVID-19 авыруыннан үлгән. Төбәктә коронавирустан барлыгы 17 кеше үлгән.
Башкортстан стационарларында бүгенгә 634 коронавирус йогышы белән авыручы дәвалана, 34 пациент авыр хәлдә (ИВЛда — 12 кеше).
Тәүлек эчендә Русия төбәкләрендә коронавирусның 9200 яңа очрагы расланган. 119 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә илдә 4 940 кеше сәламәтләнгән. Гомумән Русия буенча бүгенге көнгә 272 043 коронавирус белән зарарланган кеше исәпләнә, аларның 63 166сы сәламәтләнгән. Шушы авырудан 2 537 кеше үлгән.
Фото:rg.ru
Читайте нас: