18нче майга алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус йогышы белән зарарлануның 2155 очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә алар 94 кешегә артты, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
Хәзерге вакытта төбәктә авыручылар — 1487 кеше, савыгыгучылар — 651 кеше, коронавирустан үлүнең яңа очраклары турында хәбәр ителми (бөтен чор эчендә 17 кеше).
Соңгы тәүлектә Русиядә 81 төбәктә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы 8 926 кеше ачыкланган. Шул ук вакытта 2 836 кеше савыгып дәваханәдән чыккан. Шулай ук тәүлек эчендә 91 үлем очрагы теркәлгән.
Илдә барлыгы 290 678 авыру ачыкланган, сәламәтләнгән пациентлар саны 70 209 кешегә кадәр арткан. Бөтен вакыт эчендә Русиядә коронавирустан 2 722 кеше үлгән.