-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

6 авыруның хәле авыр...

Алар барысы да ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.

20 майга алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус белән авыручы алты пациент үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган. Монда кадәр республикада 10 кеше ИВЛ аппараты ярдәмендә сулыш ала иде.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ИВЛда булган дүрт кешенең хәле беркадәр яхшырган. Бүгенгә республика стационарларында 672 кеше дәвалана. Шуларның 24е авыр хәлдә. Әйткәнебезчә, 6 кеше — ИВЛ аппаратларында.
Авыруның җиңел формасы булган 882 кеше амбулатор дәвалануда. Узган тәүлек эчендә 49 кеше савыгып дәваханәдән чыккан, барлык вакыт эчендә — 763 кеше.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: