-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Республика госпитальләрендә 834 кеше дәвалана

Аларның 37се авыр хәлдә.

Республикада коронавирус расланган кешеләрнең саны 2772гә җитте. Тәүлек эчендә 89 тест уңай нәтиҗә биргән. Бүгенгә стационар дәвалауда COVID-19 расланган 834 пациент исәпләнә. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар арасында инфекцияне авыр кичерүчеләр дә бар. 25 майга алынган мәгълүматларга караганда, төбәктә 37 кеше авыр хәлдә. Аларның җидесе үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган.
Тагын 1036 кеше авыруны җиңел формада кичерә һәм өйдә дәвалана. Бөтен вакыт эчендә 884 кеше сәламәтләнгән, шуларның икесе соңгы тәүлектә.
Шулай ук пневмония белән авыручылар да бар. Тәүлек эчендә дәваханәләргә шундый диагноз белән 23 пациент салынган. Алар барысы да COVID-19га тикшерелгән. Тәүлек эчендә пневмониядән савыгучы пациентлар саны — 6 кеше.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: