Дуван районында баланың фаҗигале үлеме турында хәбәр иткән идек инде. Тикшерүчеләр бу хәлнең кайбер нечкәлекләрен әйткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
Фаҗига 23 маенда булган. Башлангыч версия буенча, 6 яшьлек малай әбисенең өе янында сеңлесе белән уйнап йөргән. Күпмедер вакыттан соң малай әтисенең автомобиль салонына керә һәм, алгы пассажир утыргычы ягыннан, башын тәрәзәдән чыгара. Бу вакытта ишек пыяласы күтәрелә һәм малайның муены арка белән пыяла арасында кысылган. Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә бала алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тарафыннан вакыйга урынын карап чыгу, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, баланың ата-анасыннан һәм башка шаһитлардан сорау алына, гаиләнең торак-көнкүреш шартлары өйрәнелә, булган фаҗиганең барлык шартларын, шулай ук килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән башка тикшерү эшләре үткәрелә.