+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авыручылар көн саен арта

Тәүлек эчендә коронавирус расланган кешеләр саны янә 79га артты.

26 майга алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус инфекциясе барлык вакыт эчендә 2851 кешедә расланды. Тәүлек эчендә аларның саны 79га артты, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, республика стационарларында коронавирус белән авыручы 846 кеше ята. Аларның 46сы — авыр хәлдә, 7се — ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Тәүлек эчендә Русия төбәкләрендә коронавирусның 8 915 яңа очрагы расланган, 174 үлем очрагы теркәлгән. Бүгенә булган мәгълүматлар буенча, Русия буенча 362 342 коронавирус белән зарарланган, шуларның 131 129ы сәламәтләнгән, 3807 кеше үлгән.
Фото:ria.ru
Читайте нас: