-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Үсмерләр өлкәннәргә кул күтәргән

Алар шулай ата-аналар белән мәйданчык бүлешкән.

Стәрлетамактан социаль челтәрдә таралган видеода үсмерләр һәм кечерәк балаларның әти-әниләре үзара мөнәсәбәтләрен ачыклый. Роликны инде 15 меңнән артык кеше караган. Өлкәннәр 8-10 яшьлек балалары белән бергә Октябрь проспектында урнашкан скейт-мәйданчыкка барырга уйлаган. Алар анда җыелган үсмерләрнең төрле трюклар ясаган вакытына туры килгән. Мәйданчык “хуҗа”лары беркемне дә кертмәскә булган. Үсмерләр башта кече яшьтәге балаларны куып чыгарган, аннан балаларын якларга килгән әти-әниләргә начар сүзләр кычкыра башлаган.

— Агрессив үсмерләр зур тизлек белән тормозсыз велосипедларда җилдереп, балаларның да, өлкәннәрнең дә өсләренә килеп менә башлады. Аларны туктатырга тырышкан әнинең бер үсмер кулын каерганы видеода күренеп тора, — дип сөйли бу мәхшәрне күргән әни кеше.
Әти-әниләр бу мәйданчыкта тәртип булдыруны таләп итә.
Фото: proural.info
Читайте нас: