+11 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 сентябрь , 09:45

Ярый әле квадроцикл тавышын ишеткән...

Иглин районында хәбәрсез югалган үсмерне эзләү төгәлләнде.

Ярый әле квадроцикл тавышын ишеткән...

23 сентябрьдә Иглин районының Олы Карамалы авылында 15 яшьлек үсмернең югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Бәхеткә, ул кичә табылган.

 Эзләүгә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте коткаручылары чыккан.

“Үсмер югалган кичтән башлап актив эзләүләр барды, алар төнге вакытта да туктамады. Коткаручылар малайны тизрәк табу өмете белән һәр сантиметрны карап чыктылар, бәхеткә, эзләү эшләре уңышлы тәмамланды”, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

24 сентябрь көнне Альбертны Ташлы-Елга авылы янындагы урманда тапканнар. Үсмер квадроцикл тавышын ишетеп, коткаручылар янына үзе килеп чыккан.

 

Фото: “bashinform.ru”

Автор:Юлия Төхбәтуллина