+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 сентябрь , 15:20

Стәрлетамакта 12 яшьлек кызны эзлиләр

Үсмер турында икенче көн бер мәгълүмат та юк.

Стәрлетамакта 12 яшьлек кызны эзлиләр

Стәрлетамакта хәбәрсез югалган 12 яшьлек Ксения Кайдашны эзлиләр. Кыз өйдән 26 сентябрьдә билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез.

Югалган үсмернең билгеләре: буе 157 сантиметр, какча гәүдәле, чәчләре аксыл, кыска, күзләре зәңгәр.

Өстенә ачык төстәге толстовка, кара чалбар, кроссовкалар кигән булган.

“Отклик” ирекмәннәр эзләү-коткару отряды һәм Стәрлетамакның полиция хезмәткәрләре нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне 8-987-10-60-1 яки 02 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина