+11 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 сентябрь , 10:00

Сеңлесен коткарыр өчен утка кергән иде...

15 яшьлек малай бүген иртәнгә вафат булган.

Сеңлесен коткарыр өчен утка кергән иде...

Уфаның 18нче дәваханәсендә бүген, 28 сентябрь иртәсендә, бакча йортында янгын вакытында сеңлесен коткарырга омтылган 15 яшьлек малай вафат булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Элегрәк язуыбызча, 20 сентябрь көнне Уфаның Калинин районында урнашкан Федоровка авылының “Ольховое” бакчачылык ширкәтендә күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.  Алтынчы бала – олы кызлары фаҗига көнендә картәниләрендә була. Утта 9 яшьлек кыз һәлак була. 15 яшьлек абыйсы сеңлесен коткарырга омтыла, тик үзе 50 процент тән пешүе ала. Бер атна реанимациядә булган үсмер бүген иртән үлгән.

Гаилә бик авыр хәлдә калган. Аларның кием-салымга һәм көнкүреш әйберләренә мохтаҗ. Калинин районы хакимияте гаиләгә вакытлыча торак биргән.

 

Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина