+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 сентябрь , 10:45

Баланы бәдрәфкә җибәрмәгән...

Укытучы шулай итеп, директор боерыгын үтәгән.

Баланы бәдрәфкә җибәрмәгән...

Приморье краеның Артемовск шәһәрендәге 19нчы мәктәптә биология укытучысы эче борган баланы бәдрәфкә җибәрмәгән. Түзә алмаган бала олы йомышын сыйныфта үтәргә мәҗбүр булган. Бу хакта “Подъем” басмасы яза.

 

Бу хакта басмага зыян күрүче малайның сыйныфташының әнисе сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, башка балалар малайдан рәхәтләнеп көлгән. Укучылар сөйләвенчә, педагог үз карарын “ бу директорның балаларны бәдрәфкә чыгармаска дигән боерыгы, моның өчен тәнәфес бар”, дип аңлаткан.

 

Артемовск хакимиятендә басмага хәбәр итүләренчә, бу очрак буенча тикшерү үткәрү билгеләнгән.

 

Фото: activityedu.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова