+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 октябрь , 20:05

Ярый әле ишетеп калганнар...

30 сентябрь кичендә янгын хәбәрчесе бер гаиләне фаҗигадән саклап калган.

Ярый әле ишетеп калганнар...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Благовещен районының Удельно-Дуваней авылында йорт һәм мунча янган. Янгын сүндерүчеләргә ут белән көрәшү өчен бер сәгатьтән артык вакыт кирәк булган.

Янгын вакытында йортта 72 яшьлек хуҗабикә, аның 45 яшьлек улы, 30 яшьлек килене һәм 13 яшьлек оныгы була.

"Янгын хәбәрчесе тавышын ишетеп, алар вакытында янгын башланган йорттан чыга алган. Янгын хәбәрчесе ике ел элек куелган ", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте 

Автор:Юлия Төхбәтуллина