+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 октябрь , 13:15

Тиздән – бәйрәм!

Республика халкын озайлы яллар көтә.

Тиздән – бәйрәм!

11 октябрьдә Республика көне – Башкорт Совет Социалистик Республикасынының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн билгеләп үтелә. Республика законы нигезендә, бу көн эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

11 октябрь дүшәмбегә туры килә. 8 октябрьдә, җомга көнне, эш көне кыскара.

Шулай итеп, Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, биш көнлек эш атнасында 9, 10, 11 октябрь –  ял көннәре булачак.

Русия Федерациясенең хезмәт законнары нигезендә, ел саен үткәрелә торган төп яки еллык өстәмә түләүле отпуск биргәндә, 11 октябрь – отпуск көннәре исәбенә кертелми.

 

Фото:ru.wallpapers-fenix.eu

Автор:Юлия Төхбәтуллина