+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 октябрь , 14:50

Сабый самолетта аңын югалткан...

Уфа табибы Анталья-Мәскәү рейсында 1,8 яшьлек ике тапкыр үлемнән коткарган.

Сабый самолетта аңын югалткан...

Бу хакта Дәүләт җыелышы вице-спикеры Рөстәм Әхмадинуров социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, ике сәгать очканнан соң, самолет бортында кечкенә кызда өянәк башланган, ул аңын югалткан, сулыш алудан туктаган. Бәхеткә, лайнерның 353 пассажиры арасында Уфаның 2нче стоматология поликлиникасы филиалы мөдире Гүзәлия Вәлиева булган. Ул тиз генә баланы реанимацияләү чарасын күрә, йөрәк массажы, авыздан авызга ысулы белән ясалма сулыш ясый. Бала аңына килә. Тик бераздан шул ук симптомнар белән янә өянәге башлана. Уфа табибы янә баланы коткарырга ташлана һәм аңына китерә.

“Самолет Ростов аэропортында мәҗбүри рәвештә утыра, анда очып китү полосасында аларны реанимобиль көтә. Баланы Ростов шәһәр дәваханәләренең берсенә китереп җиткерделәр. Аллага шөкер, Уфа табибы ярдәме белән кызның гомеренә куркыныч янамый”, - дип язган Рөстәм Әхмәдинуров.

 

Фото:og.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина