+11 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 октябрь , 09:35

Ниһаять!

Русиядә “Әтиләр көне” дигән яңа бәйрәм расланды.

Ниһаять!

Президент Владимир Путин илдә яңа бәйрәм – Әтиләр көнен билгеләү турындагы Указга кул куйды. Аны русиялеләр октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтәчәк, диелә рәсми документта. Быел бәйрәм 17 октябрьгә туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәмне оештыру башлангычын Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарды. Ведомствода билгеләүләренчә, әлеге башлангычны беренчеләрдән элекке балалар омбудсмены Анна Кузнецова күтәреп чыккан.

Фото:vesma.today

Автор:Юлия Төхбәтуллина