+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 октябрь , 16:35

Автомобильнең алгы пыяласына килеп чәпәлгәннәр...

Уфада 5 октябрь кичендә үсмерләр катнашлыгында авария булган.

Автомобильнең алгы пыяласына килеп чәпәлгәннәр...

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Дан бульвары буенча 17нче йорт каршында “Киа Рио” автомобиленең 20 яшьлек шоферы юлны электр самокатында чыгып баручы ике үсмерне күрми кала.

"Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 15 һәм 16 яшьлек үсмерләр төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелде. Бу факт буенча тикшерү башланды", — дип ачыклык керттеләр Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Шаһитларның сүзләренә караганда, бәрелү шулкадәр көчле булган, малайлар автомобильнең алгы пыяласына килеп чәпәлгәннәр.

Әлеге очрак буенча тикшерү бара.

Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина