+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 октябрь , 15:30

Өч айлык сабый имгәнгән...

Уфадагы йорт ишегалдында юл-транспорт һәлакәте булган.

Өч айлык сабый имгәнгән...

Кызганычка каршы, кечкенә балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Хәтта коляскада яткан нарасыйлар да һич көтмәгәндә фаҗигагә тарый.

 

Уфада, 5 октябрьдә, көндез юл-транспорт вакыйгасында кечкенә сабый зыян күргән. Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “УАЗ” автомобиле руле артында утырган 57 яшьлек шофер Маршал Жуков урамындагы йорт ишегалдында артка чигенгәннән соң, балалар коляскасы өстенә килеп менгән.

 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә коляска каплана, җәрәхәтләр алган өч айлык сабый дәваханәгә озатыла. Билгеле булуынча, колясканы кечкенә баланың әнисе этеп барган була.

 

Авария очрагы буенча административ тикшерү башланган.

 

Фото: пресс-служба Госавтоинспекции по Уфе

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова