+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 октябрь , 10:30

Коляскадагы каешларга чуалган...

Республикада 10 айлык бала белән бәхетсезлек очрагы булган.

Коляскадагы каешларга чуалган...

5 октябрьдә Иглин районы авылларының берсендә яшь гаиләдә коточкыч бәхетсезлек булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, әти-әниләре өй эшләре белән мәшгуль булган арада, коляскадагы 10 айлык малай аннан чыгарга маташкан. Ул каешларга чуалган һәм һәлак булган.

Әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табибларга сабыйның үлемен билгеләргә генә калган.

Гаиләнең хокук саклау органнарында исәптә тормаулары билгеле, аларның тагын бер балалары бар.

Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Иглин районында тикшерүчеләр баланың үлеменә китергән шартларны ачыклый. Судмедэкспертиза билгеләнгән.

 

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина