+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 октябрь , 15:45

Башта типкәләгән, аннан бишенче каттан ташлаган...

Ирнең бахыр мәчедә нинди үче булган?!

Башта типкәләгән, аннан бишенче каттан ташлаган...

Күмертау прокуратурасы урындагы 42 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Йорт хайванына карата кылган кыргый гамәле өчен иргә җавап тотарга туры киләчәк.

 

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, агымдагы елның августында исерек ир коридорда күршесенең мәчесен күреп кала. Ул мәчене үзенең бүлмәсенә алып керә, берничә тапкыр мескен хайванны аягы белән типкәли һәм торак йортның бишенче катыннан аска ташлый.

 

Нәтиҗәдә, каты җәрәхәтләр алган мәче үлгән.

 

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше тикшерү өчен мировой судка җибәрелгән.

 

Фото: love.mail.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова