+11 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 октябрь , 11:10

Гаиләләре белән авариягә эләккәннәр...

Машинада берсеннән-берсе бәләкәй өч бала булган.

Гаиләләре белән авариягә эләккәннәр...

Башкортстанның Нуриман районында күпбалалы гаилә авариягә эләккән. Юл-транспорт һәлакәтендә ике, тугыз һәм ун яшьлек кызлар, аларның әти-әнисе һәм картәниләре зыян күргән. ВАЗ-2115 автомобиле кичә, 6 октябрьдә, Сарва-Вознесенский автоюлында әйләнгән.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, җиңел машинаның 35 яшьлек шоферы йөк машинасын узып барган вакытта идарәне югалткан.

“Бөтен гаилә дәваханәгә урнаштырылды. Хәзерге вакытта тикшерү башланды. Кызларның автомобильдә балалар өчен махсус җайланмасыз йөрүе билгеле", - дип хәбәр иттеләр юл инспекторлары.

Аварияне тикшерү эшен Русия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контрольгә алган.

 

Фото:ЮХХДИның матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина