+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 октябрь , 15:00

Баланың күзенә сөяк кадалган

Табиблар  кызның күрү сәләтен саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәшкән.

Баланың күзенә сөяк кадалган

Әлеге бәхетсезлек очрагы Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә апалы-сеңелле ике кыз уйнаганда килеп чыккан. Сеңлесе шаярып апасына тавык сөяге ыргыта, ә аның очлы ягы баланың күзенә кадала. Кыз сөякне үзе тартып ала һәм күз алмасына зыян китерә.  Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

 

“Бу җәрәхәт бик җитди, пациентның күз алмасын саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәштек. Үткен предмет күзне бик нык яралаган иде”, — дип ачыклык керткән табиб-офтальмолог Илнур Зимнуров.

 

Төбәкнең Республика балалар клиник дәваханәсендә сөйләүләренчә, табиблар күзне яңадан “җыеп” бик зур эш башкарган. Катлаулы операция уңышлы гына үткән. Бала тернәкләнү процедуралары узган вакытта, табиблар Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп, алга таба дәвалау турында сөйләшкән. Баланың күзе күрә алачагына өмет бар, диелә хәбәрдә.

 

Ике атнадан соң Мәскәү табиблары баланың күзенә операция ясаган.  Табиблар баланың әти-әнисе белән һәрчак элемтәдә була.

 

Фото: tatarstan24.tv

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова