+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 октябрь , 15:35

Сабый өстенә атынгыч ауган...

Кызганычка каршы, тимер конструкция беркетелмәгән була.

Сабый өстенә атынгыч ауган...

Ямал-Ненец автономияле округының Тазовский районында 4 яшьлек бала өстенә тимер атынгыч килеп төшкән. Дүрт яшьлек кыз Яңа Уренгой үзәк дәваханәсендә алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Русия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу хәл 26 сентябрьдә уен мәйданчыгында булган. Беркетелмәгән конструкция бала өстенә ауган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Атынгычлар, тимер конструкцияләр еш кына балалар өчен куркыныч тудыра. Шуңа да әти-әниләргә игътибарлы булырга, баланы алар янына якын җибәргәнче, ышанычлы булу-булмавын тикшереп карарга кирәк.

Фото: sib.fm

Автор:Юлия Төхбәтуллина