+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 октябрь , 10:00

Балалар гомере юлларда өзелә...

Агымдагы елның 9 аенда Башкортстанда балалар катнашлыгында 377 юл-транспорт вакыйгасы булган.

Балалар гомере юлларда өзелә...

Аларда 16 бала һәлак булган, дип хәбәр итә Республика белән идарә итү үзәге туры эфирында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Алик Шәрәфетдинов.

Ел башыннан 198 бала аварияләрдә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Әйтик, 6 октябрьдә Нурман районында Красная горка-Сарва автоюлында ВАЗ-2115 автомобиле әйләнгән. Һәлак булучылар юк, әмма авариядә берсеннән-берсе бәләкәй өч кыз бала зыян күргән. Балалар автомобильдә креслода, махсус җайланмаларда булмаган. Алар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

 

Фото: fn-volga.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина