+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 октябрь , 12:00

Балалар ятим калды...

Ырынбур өлкәсендә биш гаиләдә балалар берьюлы әтиләрен дә, әниләрен дә югалтты.

Балалар ятим калды...

Бу хакта 11 октябрьдә социаль челтәрләрдә төбәкнең Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анжелика Линькова хәбәр итте.

Билгеле булуынча, 7 октябрьдә Ырынбур өлкәсендә суррогат спиртлы эчемлектән үлем очраклары билгеле булды. Үлем очраклары дүрт муниципаль берәмлектә теркәлгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, контрафакт эчемлектән зыян күрүчеләр 70кә якын, үлүчеләрнең саны 36га җиткән.

“Ятим калучы балалар саны арта бара. Әйтик, Адамовский районында ике бала әтисез калган, әниләре –  реанимациядә. Балаларны апалары үзенә алган. Шул ук районда ике балигъ булмаган бала әтисез калган, - дип яза Линькова.

Моннан тыш, ике бала әнисез калды. Хәзерге вакытта алар туганнары карамагында. Әтиләре вахта ысулы белән эшли. Тагын бер кыз бала әнисен югалткан.

Хәзерге вакытта Линькова опека органнары белән берлектә әти-әнисез мәхрүм калган биш балага ярдәм итү мәсьәләсен хәл итә.

“Ясный районында берьюлы әти-әнисез калган биш баланың язмышы хәл ителә. Без аларның туганнары белән элемтәгә кердек, эш алып барабыз”, — ди Линькова.

Русия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итүенчә, Ырынбурда кешеләр хәмер белән агуланганнан соң, 14 җинаять эше кузгатылган һәм 15 кеше тоткарланган, аларның сигезе кулга алынган.

 

Фото:utv.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина