-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 октябрь , 16:25

Балаларга тюбингта шууны тыярлармы?

Аларның ата-аналарына штраф кертмәкчеләр.  

Балаларга тюбингта шууны тыярлармы?

“Хәвефсезлек өчен” хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов Русиядә 12 яшькә кадәрге балаларга тюбинг куллануны чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта “RT” басмасы хәбәр итә.

 

Гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфасын башкаручы Александр Чуприян исеменә язылган хатта җәмәгатьче узган кыш киңкүләм мәгълүмат чараларында таудан тюбингта шуган балаларның имгәнүләре яки үлүе турында күп санлы хәбәрләр язылуы турында җиткерә. Шул ук вакытта еш кына сүз таудан төшкәндә “ватрушкалар” белән идарә итә алмый торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар яки башлангыч сыйныф укучылары турында баруын белдерә.

 

Шуңа бәйле рәвештә, Курдесов Русиядә 12 яшькә кадәрге балаларга тюбинг куллануны чикләргә, шулай ук мондый балаларга “ватрушка”да шуарга рөхсәт итүче ата-аналар өчен штрафлар кертергә тәкъдим итте.

 

Фото: activityedu.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова