+12 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 октябрь , 11:25

Урманнан тапканнар...

2 яшьлек бала дачадан чыгып китә һәм югала.

Урманнан тапканнар...

Камчаткада югалган 2 яшьлек баланы урманнан тапканнар. Бу хакта ярымутрау буенча Эчке эшләр органнары хәбәр итә.

Сабыйның югалуы турында мәгълүмат ведомствога 26 сентябрь көнне килгән. Бала әти-әнисе Елизовский районындагы дачада була. Өлкәннәр малайны нибары берничә минутка игътибарсыз калдыра. Шуннан ул югала.  

Баланы эзләүгә полиция хезмәткәрләре кушыла. Алар урман юлы буйлап эзләүләр алып бара. Аягында бер ботинкасы гына булган, елап басып торучы малайны өеннән бер чакрым ераклыкта табалар. Ул урманда ике сәгатьтән артык булган һәм бик нык курыккан. Полиция хезмәткәрләре баланы тынычландырып, әти-әнисенә тапшыра.

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина