-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 октябрь , 10:40

Янган йорттан чыгып өлгергәннәр

Өйдә берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала булган.

Янган йорттан чыгып өлгергәннәр

Бишбүләк районының Югары Кормаза авылында 13 октябрь кичендә бүрәнә йортта янгын чыккан. Өйдә күпбалалы гаилә: җиде, биш яшьлек кызлар, өч яшьлек малай һәм күкрәк баласы һәм аларның әти-әнисе булган.

МЧСның янгын сүндерүчеләре килеп җиткәннән соң, янгын 18 минут эчендә юкка чыгарылган. Күпбалалы гаилә янган йорттан мөстәкыйль рәвештә чыга алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, башта әниләре төтен чыгуын күреп алган, аннары узган ел урнаштырылган янгын хәбәрчесе эшләгән.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

 

Фото: 

Автор:Юлия Төхбәтуллина