+24 °С
Болытлы
Уфада хокук сакчылары мәктәп янында кыз балага бәйләнгән билгесез ирне эзли. Социаль челтәрләрдә җинаятьченең фотороботы таралды.
“Башинформ” агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, педофил 15 октябрь көнне башкаланың Черниковка урамында укучы кызга җенси яктан бәйләнергә маташкан. Җинаятьне очраклы узып баручы булдырмый калган.
Эзләнә торган ир-атка 28-33 яшь, ул какча гәүдәле. Компетентлы органнар Җинаять кодексының 135 мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: социаль челтәрләрдән